Татарстанда ел башланганнан бирле 1 млн. 779,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган

2017 елның 14 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елның 13 октябренә 1 млн. 779,4  мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, үткән елның шушы чоры күрсәткечләренә туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беернче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, социаль ипотека программасы буенча 87 төзелүче йорттан 73 объект әзер диярлек, уртача зерлектә – 14 объект.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына хисап биргәнчә, 328,2 мең кв.м. мәйдандагы 5 мең 806 фатирлы 124 йорт гамәлгә кертелгән.

2017 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 22,6 мең кв. м. булган 387 фатирлык 17 йорт төзү карала. 16,5 мең кв. метр мәйданда 278 фатирлык 15 объект эксплуатациягә тапшырылган инде. 1 объектта (Иннополис) төзелеш-монтаж эшләре бара. Тагын 1 объектта эчке эшләр һәм төзекләндерү дәвам итә (Апас районы).

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында 38 ветеран өчен 13 йорт төзелә. Бүгенгә шуларның 2 объекты төзелеп беткән, 7 йорт әзер диярлек һәм 4се – уртача әзерлектә. 

2017 елда ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү кысаларында 305 ятим балага торак урыннарын яллау буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР ДТФ белән контарктлар төзегән. 14 октябрьгә 118 торак урыны республика милкенә сатып алынган, 79 торак урыны буенча сатып алу алды гамәлләре кылына.  

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2017 елга бюджет акчалары кысаларында аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча 159 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. 14 октябрьгә 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 50 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган, бүгенгә 37 документ реализацияләнгән; 61 яшь гаиләгә субсидияләр бирү каралган. Шулай ук 22 чернобыльчегә, 26 мәҗбүри күченүчегә һәм 2 Ерак Төньяктан күчүчегә сертификатлар төзелгән.

Күп фатирлы инвестицион торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында 49 йорт йорттан 37 объект әзер диярлек, 12се – уртача әзерлектә.              

Аз катлы йортлар төзү программасы буенча пландагы 8 мең 800 йорттан 7 мең 503 объект тапшырылган инде.   

2017 елда авыл клубларын төзү программасы кысаларында 31 объектта эшләр каралган, шул исәптән 3 объектта эшләр бара. 28 объектта эшләр тәмамланган.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең җирлекләре советларының 11 бинасын һәм шулай ук 120 универсаль спорт мәйданчыгын төзү, шулай ук 26 ветеринария берләшмәсе һәм 15 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасына капремонт эшләре тәмамланган.   

Республикада фельдшерлык-акушерлык пунктларының (ФАП) 42 объектыннан 18 объектында эшләр төгәлләнгән. 1 объектта инженер челтәрләре корыла, тагын 23ендә җайланмалар монтажлана. 

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2017 елда Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә 74 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капремонт каралган. Эшләр бүгенгә 52%ка башкарылган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген кешеләрдән Казан шәһәрендә медицина учреждениеләрендә чиратлар зур дип шикаятьләр керә. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә, бу вакытлы чара, чөнки күп кенә медицина учреждениеләрендә капремонт эшләре алып барыла. 

«Брифинг уздырырга һәм кешеләргә аңлатырга кирәк һәм якынча капремонт эшләре бетү срокларын хәбәр итәргә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без зур программаны гамәлгә ашырабыз. Ике ел эчендә Татарстанның барлык поликлиникаларына капиталь ремонт ясалачак һәм заманча җайланмалар белән җиһазландырылачак. Болар бар да кешеләр өчен эшләнә.Шуңа күрә мондый күренешләр кешеләрдә тискәре реакция уятмаска тиеш».

Татарстан Президенты шулай ук Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрына шушы чорга медучреждениеләрнең эшләү сәгатьләрен озайту мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International