Шәхси торак йортлар өчен дача амнистиясе 1 мартта төгәлләнә

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Шәхси торак йортлар өчен дача амнистиясе быел 1 мартта төгәлләнә. Республика халкы җирләрне һәм капиталь төзелеш объектларын гадиләштерелгән тәртиптә теркәргә өлгермәгән булса, “Техник инвентаризация бюросы” генераль директоры әлеге мөмкинлектән файдалану өчен ашыгырга тәкъдим итә. Бу хакта Лена Хәмзина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә җиткерде.

2006 елның 30 июнендәге федераль канун нигезендә кешеләр үзләренә караган гараж, бакча йортларын, җирләрне түләүсез гадиләштерелгән тәртиптә терки ала.

Дача амнистиясе җирләргә 2020 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак. Шәхси торак йортларны 2018 елның 1 мартына кадәр рәсмиләштерегә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International