Татарстан Республикасында 16 февральгә 628,6 мең кв. метр торак сафка кертелгән

2018 елның 17 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында 16 февральгә 628,6 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни 2018 ел планыннан 26,2 %. Бу узган елның шул ук чорына карата 161,3 % тәшкил итә. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйхуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәтне саклау өлкәсендә 2018 ел башыннан 114 тикшерү уздырганнар. 

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук социаль ипотека турында хәбәр итте. 2018 ел программасы буенча төзелүче 255 объекттан әзерлеге югары дәрәҗәдә - 33,9 мең кв. метрлык 730 фатирлы 6 йорт. 

Республикада агымдагы елда 297 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм баланы торак белән тәэмин итү карала. Моннан тыш, 2018 елга бирелгән бюджет чаралары кысаларында (331 млн. 319,7 мең сум) 164 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла, шул исәптән биш яисә күбәрк баласы булган 45 күп балалы гаиләне. 

Күп фатирлы инвестицион торак төзү планы - 120 йорт, шуларның 36 сы сафка кертелгән, тагын 84 сафка кертәсе калды. 84 йорттан 25 се әзерлеге югары дәрәҗәдә, 38 йорт уртача әзерлектә, 21 йорт төзелә генә башлаган. 

Пландагы 8 370 аз катлы йорттан 1 492 се сафка кертелгән, 6 876 йорт төзеп бетерәсе калды. 

2018 елның 16 февраль көненә авыл клубларын төзү эшләре 18 объектта оештырылган. Шул исәптән 3 объектта төзү эшләрен әзерләү алып барыла - Әгерҗе, Азнакай, Балтач районнарында, Кукмара районында түбәне коралар, 10 объектта нигез салына, 4 объектта кирпеч салу эшләре бара. 

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 3 объектта бара - Балтач үзәк район хастаханәсендә, Казандагы Ашыгыч ярдәм станциясендә (Чехов урамында), ТР СМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросында. 

Шулай ук 2018 елда 120 амбулатория-поликлиника объектларында капиталь ремонтлау эшләре планлаштырылган. 

Республикада универсаль спорт мәйданчыкларын төзү буенча эшләр планлаштырылган 5 объектта да алып барыла 0 Алексеевск, Апас, Чүпрәле, Лаеш, Чирмешән районнарында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International