Татарстан Республикасында 2018 елның 13 апреленә 909,5 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 37,8%ы

2018 елның 14 апреле, шимбә

2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 366 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 3 млн. 886 мең сумлык 118 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында 2018 елның 13 апреленә 909,5 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 37,8%ы, бу үткән елның шушы чорына карата 121,7% тәшкил итә.   

Социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына гомуми мәйданы 142,3 мең кв. м булган 2 мең 615 фатирлык 81 йорт буенча хисап тапшырган.  

2018 елгы инвестицион программаның төзелеп килүче 199 объектыннан 83 объекты әзер диярлек; уртача әзерлектә – 82 объект, 34 объектта эшләр күп әле.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2018 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 28,7 мең кв. м булган 545 фатирлык 182 йортны эксплуатациягә кертү планлаштырыла. Шул исәптән 16,9 мең кв. м мәйданда 365 фатирлы 3 күп фатирлы йорт (Иннополис шәһәрендәге аренда тоагының 2 нче чираты), Татарстан Республикасы мунициципаль районнарында 179 индивидуаль бер фатирлы йорт (Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Саба, Чирмешән районнары).

Министр хәбәр иткәнчә, 2018 елда 297 ятим баланы һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы һәм гражданнарның аерым категорияләреннән булган 164 гаиләне (күп балалы һәм яшь гаиләләр һәм башкаларны торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 45 гаилә һәм 67 яшь гаилә.

Авыл клубларын төзү программасы буенча республикада 46 объектның 4сендә эшләр тәмамланган, 42 объектта эшләр оештырылган.  

Җирлекләр Советларының (башкарма комитетларының) биналарын төзүгә килгәндә исә, 2018 елның 13 апреленә 10 объектта да эшләр оештырылган. 2 объектта әзерлек эшләре алып барыла. 

Башлангыч медик-санитар ярдәм программасы буенча республика мунициципаль районнарында 2018 елда сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау каралган. Медицина ярдәме станцияләренә һәм сырхауханәләргә капиталь ремонт барлык 7 объектта да алып барыла.

Ирек Фәйзуллин шулай ук республика районнарында бассейннар төзүнең барышы турында да сөйләде. Апас, Әтнә, Югары Ослан, Мамадыш, Түбән Кама Питрәч, Тукай, Теләче районнарында барлык 8 объектта да эшләр оештырылган.

Моннан тыш, республиканың 5 районында 5 универсаль спорт зал төзү эшләре дә оештырылган. 

Ирек Фәйзуллин киңәшмә барышында мунициципаль районнарны 2018 елда Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында объектлар төзү өчен кирәкле җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүне төгәлләргә өндәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International