Төбәкара киңәшмә үтте "Иҗтимагый контроль һәм торак агартуы — торак-коммуналь хуҗалык тармагы эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү юлы"

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

2018 елның 13 апрелендә Казан коммуналь хуҗалыгы, архитектура һәм төзелеш көллияте базасында Идел Буе федераль округы буенча төбәкара киңәшмәнең "Иҗтимагый контроль һәм торак агартуы — торак-коммуналь хуҗалык тармагы эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү юлы" темасына пленар утырышы узды. Чарада Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенчКомитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Альфред Зиннәтуллин, ТКХ Фондының методология һәм коммуналь инфраструктураны яңарту Департаменты директоры урынбасары Андрей Ульянов, ТКХ Фонды Матбугат үзәге Аппараты җитәкчесе Ольга Гришина, шулай ук, Идел Буе федераль округы башкарма хакимият органнары вәкилләре, җәмәгать контроле вәкилләре, Татарстан Республикасы торак милекчеләре берләшмәләре вәкилләре катнаштылар.

Үзенең сәламләү сүзендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов киңәшмә тематикасының актуальлеген ассызыклаган. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе илебезнең һәр кешесенә кагыла. Һәм мин ышанам, бүгенге башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары, идарәче компанияләр һәм җәмгыять вәкилләре уртак эше һичшиксез, уңайлы һәм куркынычсыз яшәү тирәлеген булдыруда үзенең уңай нәтиҗәсен бирәчәк— дип ассызыклады Алексей Фролов. Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенчКомитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев үзенең докладында Рәсәй Федерациясенең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы законнарында яңалыклар хакында сөйләде. Төп игътибарын ул яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен түләүне, турыдан-туры ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга, идарәче компанияләрдән тыш, башкару турында закон проектына бирде. Ул шулай ук катнашучыларның торак законнарында яңа үзгәрешләр белән бәйле сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International