Казан Рәсәйнең иң уңайлы шәһәр тирәлеге белән иң эре шәһәрләр бишлеге арасына керде

2018 елның 11 мае, җомга

Казан, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Воронеж белән беррәттән, әйнең иң уңайлы шәһәр тирәлеге белән иң эре шәһәрләр бишлеге арасына керде. Рейтингның беренче урынында Мәскәү, РФ төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Чибис сүзләренә сылтап,дип хәбәр итә ТАСС. Аның сүзләренә караганда, исемлектә барлыгы 300 торак пункт, шул исәптән илнең 15 иң эре шәһәре. Шәһәр тирәлегенең сыйфаты торак һәм тирә-юнь тирәлеге, яшел һәм яр буе тирәлекләр, иҗтимагый-эшлекле һәм социаль-ял инфраструктура, шулай ук гомумшәһәр киңлекләр хәле буенча бәяләнде. Моннан тыш, исәпләүгә«Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проектын  тормышка ашыру күрсәткечләре алынды. Элегрәк РФ төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень белдергәнчә, Татарстан Рәсәйнең иң уңайлы төбәкләренең исемлегенә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International