«Яшь профессионаллар» VI Илкүләм чемпионатының (WorldSkills Russia) «Архитектуралы таш эшкәртү» компетенциясендә Татарстан иң яхшысы булды

2018 елның 18 мае, җомга

2018 елдның 12-17 май көннәрендә Башкортстан Республикасында «Яшь профессионаллар» VI Илкүләм чемпионатының (WorldSkills Russia) «Архитектуралы таш эшкәртү» компетенциясе Финалы булды. Эшлекле мәйданчык Сибай күппрофильле һөнәри көллияте базасында оештырылган иде. Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Тува (Тыва) Республикасы, Краснодар крае, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе катнашучылары үз белемнәрен һәм күнекмәләрен реаль җитештерү шартларында күрсәтә алдылар. Иң көчле көндәшләр белән кискен көрәштә Казан төзелеш көллияте Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе студенты Марков Виктор Андрей улы I урынны яулады һәм Рәсәй Федерациясендә«Архитектуралы таш эшкәртү» компетенциясе буенча иң яхшысы булды. Исегезгә төшерәбез, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы артыннан 20 компетенция беркетелгән. Татарстан Республикасының яшь профессионалын җиңүе белән котлыйбыз! Бу-искиткеч нәтиҗә һәм гаять зур прорыв һәтта көллият өчен, шулай ук бөтен республика өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International