ТР Төзелеш министры 23 республика программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте

2018 елның 19 мае, шимбә

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә  ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүгнеге көнгә социаль өлкә һәм ТКХ объектларын төзү һәм капиталь ремонтлару буенча 23 республика программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адып барды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Республикада мәгариф объектларын капиталь ремонтлау эше дәвам ителә. 17 май көненә планлаштырылган 16 муниципаль мәктәпнең ундүртендә эшләр алып барыла. Бер объектта эшләр тәмамланган. 

85 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары объектларының 81ендә капремонт эшләре бара. Берсендә эшләр тәмам. 

2018 ел планына 28 гомуми белем бирү оешмасы керде, шуларның 16 - муниципаль мәктәп, 12 - коррекцион мәктәп, шулай ук планда 85 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонтлтлау программасы буенча  17 май көненә ике объектта алып барыла, 12 объектта эшләр тәмамланган. Барлыгы 2018 елда 14 балаларны савыктыру лагерен капиталь ремонталу (112 млн. сум), алты лагерьне төзү (40,5 млн. сум) һәм берсен төзекләндерү (40 млн. сум) каралган. 

Мәдәният объектларын капиталь ремонтлау бөтен каралган 42 объектта алып барыла. 3 объектта эшләр тәмамланган. 

Республикада яшүсмер клубларын капиталь ремонтлау эше алып барыла. 17 майга эшләр 26 объектта бара, икесендә эшләр тәмамланган. 

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен капиталь ремонтлау планлаштырылган бөтен 34 объектта алып барыла. 

Республикада муниципаль архивларны каптиаль ремонтлау эше дә бара. 17 май көненә 19 объектның уникесендә бара. 7 объектта эшләр тәмам. 

Яңа республика программасы - яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау планлаштырыган 6 объектта да бара, финанслау 88,41 млн. сум тәшкил итә. 

Амбулатория-поликлиника учреждениеләрен капиталь ремонтлау 2018 елда 120 объектта планлаштырылган - 3 195,72 млн. сум. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International