ТР Президенты: «Балаларыбыз бәләкәйдән үк бөтен мөмкинлекләрдән файдалана алырга тиеш»

9 июнь 2018 ел., шимбә

Казанда Фикрәт Табеев урамында яңа 340 урынга исәпләнгән «Нәүрүз» балалар бакчасыа ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Өч катлы бина «Торак» федераль максатчан программа кысаларында төзелде. Төзелеш заказчысы - «СК «УнистройДом» ҖЧҖ, генподрядчысы - «Волгодорстрой» ҖЧҖ. Бинаның гомуми мәйданы 6447,5 кв. м тәшкил итә. Мәктәпкәчә учреждениедә балалар уңайлы һәм куркынычсыз булу өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар бакчасы территориясе коймаланган һәм башкалар керүеннән ябык. Ишегалдында төрле яшьтәге балалар өчен уен зонасы оештырылган. Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов торак комплексы торучыларын балалар бакчасы көтелгән ачылышы белән котлады: «Шундый матур йортлар янында парк, балалар бакчасы булуы, мәктәбе төзелеше бик мөһим. Безнең балаларның бик яшьтән үк үзеләрен үстерү өчен барлык мөмкинлекләр булырга тиеш». Татарстан президенты төзүчеләргә сыйфатлы тормышка ашырылган проект өчен әхмәт әйтте, ә балалар бакчасы хезмәткәрләренә уңышлар теләде. Шулай ук, балалар бакчасы ачу белән, ата-аналарны, балаларны, тәрбиячеләрне һәм микрорайон халкын ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Алексей Фролов котлады.

Фоторепортаж

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования