Владимир Мединский һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлен һәм Адмиралтействоны реставрацияләү турында фикер алыштылар

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Анда республика территориясендә мәдәният объектларын реставрацияләүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.  

«Хәзерге вакытта Казан Кремле объектларында реставрация эшләрен килештерү этабына күчтек», - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Кремле территориясендә урнашкан төрле дәүләт ведомстволары башка биналарга күчтеләр, ә бушаган мәйданнар музей-күргәзмә эшчәнлегенә биреләчәк.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Адмиралтейство бинасын төзекләндерү проекты һәм аның янәшәсендәге Диңгез музее булдыру өчен билгеләнгән территория турында сөйләде. Республика проектны федераль финанслашуга өметләнә.  

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук республика районнарында мәдәният йортларын модернизацияләү һәм төзү программасы турында да сөйләде.  

Тагын 2020 елда Татарстан төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә берничә проект тәкъдир итәргә планлаштырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International