Татарстан Яшүсмерләр клубларын җәй ахырына ремонтлыйлар

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

2018 елда Татарстанда 28 яшүсмерләр клубларын ремонтлыйлар, әлеге максатларга республика бюджетыннан 93,7 млн сум, бүлеп бирелгән -  бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының капиталь төзелеш программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Фәйзетдинов хәбәр итте. «Татарстанда яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы 2015 елдан башлап гамәлгә ашырыла, бу вакыт эчендә 300 млн. сумга 86 объект ремонтланган. Быел 93,7 млн сумга 28 объект ремонты планлаштырылган. Бүгенге көндә фактик эшләр башкаруы бөтен республика буенча 79% тәшкил итә, Кукмара һәм Зәй районнарында ике объектта эшләр тулысынча тәмамланган. Тулаем алганда Татарстанда, программа 2018 елның җәй ахырына кадәр тәмамланачак», - диде Файзетдинов журналистлар белән очрашу барышында. Ул аныклап узганча, капиталь ремонт программасының заказ бирүчесе булып «РТ Главинвестстрой» чыгыш ясый. Татарстан журналистларының бүген яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау барышын шәхсән контрольләргә мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен «ТР Главинвестстрой» белгечләре Казанда «Прометей» һәм «Арабеска» яшүсмерләр клубларын карау белән пресс-тур оештырдылар. Учреждениеләрнең икесе дә «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшүсмерләр клубы Берләшмәсенә» керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International