Быел Татарстан Республикасы муниципаль архивларының 19 биналарында елдагыча ремонт планлаштырылган (Минзәлә, Алексеевск, Менделеевск, Саба, Сарман, Азнакай, Тәтеш, Баулы, Әтнә, Аксубай, Кайбыч, Мөслим, Теләче, Спас, Лениногорск, Кама тамагы, Тукай, Ютазы районнары һәм Яр Чаллы шәһәре). Финанслау күләме 50 млн. сум тәшкил итә. Бүгенге көндә эш 19 объекттан 8ендә алып барыла. 11 объектта эшләр төгәлләнгән, шул исәптән Баулы һәм Әтнә районында. Исегезгә төшерәбез, муниципаль архивлар капиталь ремонтлау программасы узган елдан алып барыла. 17 объект капиталь ремонтына 50 миллион сум бүлеп бирелгән.