Татарстан Төзелеш министрлыгы: авыл хуҗалыгы объектлары төзелеше һәм капиталь ремонты буенча программаларын гамәлгә ашыру

3 июль 2018 ел., сишәмбе

Авылда инвестицион климатын яхшырту территориясен җәлеп итүчәнлеген күтәрергә, икътисадый үсеш темпларын арттырырга, һәм шулай ук халыкның социаль хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирә, бу, үз чиратында, төбәкнең үсешенә яхшы йогынты ясый. Шулай итеп, Татарстанда 2014 елдан башлап, 100 - 200 баш товарлыклы-сөтчелек фермаларын җиһазлар, яңа технологияләр белән җиһазландыру һәм хайваннары терлек азыгы белән нәтиҗәле тәэмин итү максатларында сыер абзарларын капиталь төзекләндерү һәм силос-сенаж чокырларын төзү программасы гамәлгә ашырыла. 2015 елдан яшелчә продукциясен сыйфатлы саклау белән тәэмин итү өчен, яшелчә-бәрәнге саклагычларын капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру башланды. 2016 елдан башлап машина-трактор парклары ремонт буенча программа эшли башлады.

Барлыгы 4 ел эчендә әлеге программалар кысаларында 1171 сыер абзары, 91 яшелчә-бәрәнге саклагычы, 118 машина-трактор паркы ремонтланган һәм 539 силос-сенаж чокыры төзелгән. 2017 елда 2016 ел нәтиҗәләре буенча бюджет акчаларын янга калдыру хисабына, өстәмә рәвештә 15 машина-трактор паркы һәм 30 сыер абзары ремонтланган иде. 2018 елда 232 сыер абзары, 64 машина-трактор паркы, 11 яшелчә-бәрәнге саклагычы капиталь ремонты һәм 123 силос-сенаж чокыры төзелеше планлаштырылган. Моннан тыш, 2018 елда ындыр табагы хуҗалыклары капиталь ремонты программасы башлана. Республика программасы кысаларында 373,2 млн. сумга 128 ындыр табагы хуҗалыкларын ремонтлау планлаштырыла. Яңа программа бөртекне саклау шартларын яхшыртырга  һәм аның товар сыйфатын сакларга ярдәм итәчәк дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования