Татарстан бассейннар һәм спорт заллары төзүенә 1,6 млрд сум бүлеп бирәчәк

4 июль 2018 ел., чәршәмбе

Универсаль спорт комплекслары Татарстанның авыл районнарында барлыкка киләчәк, шуларның 4 се файдалануга тапшырылган. Ябык йөзү бассейннары һәм универсаль спорт заллары төзелеше программасы Татарстан өчен яңа. Ул 5 спорт залы һәм 8 ябык бассейннар төзүен күздә исәпли. Спорт объектлары район үзәкләрендә төзелә, анда яшәүчеләр мондый корылмалар турында элек хыяллана гына алдылар. Шулай итеп, спорт заллары инде Чирмешән, Апас, Чүпрәле һәм Лаеш районнарында төзелде. Алардан иң соңгысы шушы көннәрдә генә Казан янында Усад бистәсендә файдалануга тапшырылган булган. Бинаның беренче катында универсаль спорт залы, тренажерлар өчен зона, тренер бүлмәсе, табиб кабинеты, процедуралар бүлмәсе, хезмәт кабинетлары һәм башка бүлмәләр урнашкан. Тагын бер шөгыльләнү залы икенче катта урнашкан. Спорт залы актив шөгыльләнү, шул исәптән волейбол, баскетбол һәм башка спорт төрләре өчен махсус өслек белән җиһазландырылган. Республикада, шулай ук, бассейннар төзелә, алар Югары Ослан, Әтнә, Түбән Кама, Питрәч, Теләче, Апас, Мамадыш һәм Тукай районнарында ачылачак.

https://rt.rbc.ru/tatarstan/freenews/5b3b84b99a7947582b41f41c?from=main

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования