Татарстан Республикасында 2018 елның 6 июленә 1 млн. 226,3 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 51%ы

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 693 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 8 млн. 869 мең сумлык 226 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. 

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында 2018 елның 6 июленә 1 млн. 226,3 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 51%ы (үткән елның шушы чорына карата 110 %).

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 2019 елга төзелеш программасын формалаштыру эшен дәвам итә. 

Республикада социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды органы статистика органнарына 104 йорт буенча хисаплар керткән - 153,9 мең кв. м. мәйданда 2 мең 831 фатир.

2018 елгы инвестицион программа буенча 176 төзелеп килүче объекттан 78 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә – 66 объект, 32 объектта эшләр күп әле.

2018 елда аренда торагын төзү программасы кысаларында 28,7 мең кв. м. квадрат метрда 365 фатирлы 182 йорт төзү каралган. Бу шул исәптән Иннополиста 16,9 мең кв. мәйданда 365 фатирлык 3 күп фатирлы йорт, 12 районда 11,8 мең кв. м мәйданда 180 фатирлы 179 индивидуаль йорт (Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Саба, Чирмешән районнары).

Эксплуатациягә 4 районда 62 йорт тапгырылган (Әлки – 10 йорт, Апас – 2 йорт, Саба - 40 йорт, Минзәлә – 10 йорт). Өч торак йорт буенча Иннополиста түбә ябу, лоджийларда пыяла кую, фасад, эчке эшләр һәм башкалар алып барыла. 

8 районда 114 объектта эшләр оештырылган (Актаныш, Алексеевск, Югары Ослан, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Чирмешән районнары).

2018 елда ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак хокукын гамәлгә ашыру программалары кысаларында 297 ятим балага яллау шартнамәләре буенча 355 млн. 286,2 мең сумлык торак бирү каралган.  

7 июльгә 62 торак урынына яллау шартнамәсе төзелгән; 2 торак урынга документлар милекчелек хокукларын теркәү өчен Росреестрга җибәрелгән; 7 торак урыны эксплуатациягә тапшырылмаган йортта урнашкан.

2018 елда пландагы 120 күп фатирлы инвестицион йорттан бүгенгә 522,9 мең кв. м. мәйданда 66 йорт эксплуатациягә кертелгән. 54 төзелүче инвестицион торак йорттан 32 йорт әзер диярлек; 22 йорт уртача әзерлектә.

Республикада авыл клублары төзү дәвам итә. 2018 елның 6 июленә барлык 28 объектта да эшләр оештырылган. 

Ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына капиталь ремонт кысаларында Татарстан районнарында бүгенгә 46 объектның 37сендә эшләр тәмамланган, 9 объектта эшләр бара әле. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе ведомствосындагы учреждениеләрнең 3сендә эшләр бара.

Эшләр 24 районның 24 объектында төгәлләнгән.   

Башлангыч медик-санитар ярдәм программасы буенча республика мунициципаль районнарында 2018 елда сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау каралган. Бүгенгә 17 райондагы 17 объектта да эшләр оештырылган.  

Модульле-табиб амбулаторияләре буенча эшләр 3 объектта алып барыла.

2018 елның 6 июленә универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча 1 мәйданчыкта эшләр тәмамланган – Зеленодольск районында.

Блоклы модульле чаңгы базалары төзү буенча Буа муниципаль районында 1 блоклы модульле чаңгы базасы төзелгән. 6 райондагы 6 объектта эшләр оештырылган.

Республика районнарында өстәмә спорт мәйданчыклары төзү буенча бассейннар төзү эше барлык 8 объектта да оештырылган.  

Универсаль спорт заллары төзү буенча 4 объектта эшләр тәмамланган  -   Апас, Чүпрәле, Лаеш һәм Чирмешән районнарында.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар җитәкчеләрен һәм башка җаваплы чиновникларны төзелеш өлкәсендә подрядчик компанияләр сайлау эшенә җитдирәк карарга өндәде. Ул шулай ук һәр балалар бакчасында һәм һәр гомуми белем мәктәбендә капиталь ремонт һәм төзелеш эшләрен җентекләп тикшереп торырга кушты. 

Республикада социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International