Әлки районында балалар бакчасы капиталь ремонты төгәлләнеп килә

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Әлки районында Югары Әлки авылында балалар бакчасы капиталь ремонты төгәлләнеп килә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп бер түбә астында урнашкан. Бина калай сайдинг белән тышланган, түбәсе яңартылган, тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылган, идәннәр яңартылган, түшәмнәр шулай ук ремонтланган. Бүгенге көндә төзүчеләр  бинаны төзекләндерүнең  ахырына якынлашалар. Яңартылган балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп тиздән ишекләрен ачар. Исегезгә төшерәбез, 2017 елда мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча 110 мәктәпкәчә белем бирү оешма ремонтланган . Быел 94 объектны ремонтлау планнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International