Бүген Төзелеш министырлыгына яңа инновацион проектлар тәкдим ителде

2012 елның 20 марты, сишәмбе

          Бүген төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министрлыгында фәнни-тикшеренү эшкәртмәләренә ярдәм итүнең уртак планын тормышка ашыру кысаларында киңәшмә булды.Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектә иң беренче чиратта проектлы институтларга һәм конструкторлыбюроларга, шулай ук биналар һәм корылмалар төзү этабының нуленче циклы белән шөгыльләнүче төзелеш оешмаларына адресланган инновацион  проектлар каралды.

          Киңәшмәне төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министрының урынбасары А.С.Әхмәтшин үткәрде. Әлеге киңәшмәдә КазГАСУның фәнни-тикшеренү проректоры А.М.Сөләйманов, КазГАСУның нигезләү һәм фундаментлаштыру, корылмалар динамикасы инженерлы геология кафедрасымөдире И.Т.Мирсаяпов катнашты.

         Катнашучыларны сәламләгәннән соң, А.С.Әхмәтшин соңгы вакытларда формалаша башлаган төзелеш өчен яраксыз җирләрне үзләштерү тенденциясе бина фундаментына яңа таләпләр сорый, шуңа күрә бинаның ныклыгы һәм куркынычсызлыгы өчен проект документациясен дөрес һәм төгәл төзергә кирәк.

          Сөйләшү вакытында Казанда күп катлы биналар һәм җир асты парковкаларын төзү мөмкинлеге турында да сөйләштеләр. Әлеге проектны эшләүчеләр фикеренчә, грунт нигезләрен  армировать итү нәтиҗәсендә моңа ирешергә мөмкин. Әлеге технология фундамент нигезләренең деформалашуын киметә һәм мөмкинлекләрен арттырырга ярдәм итә.

         Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар, нигез һәм фундаментларын бергә эшләү кирәклеген, шулай ук, проектлаштырганда нигез грунтларының физик-математик модель тәртипләрен куллану кирәклеген ассызыкладылар.

         Киңәшмәнең нәтиҗәсе булып, тәкъдим ителгән проектларга ярдәм итү һәм аларны төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык Министрлыгының перспективалы  проектлары исемлегенә кертү карары кабул ителде.

Шуны да әйтергә кирәк, тәкъдим ителгән проектлар буенча лаборатор тикшеренүләр үткәрелде һәм патентлы тикшеренүләр дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International