Татарстанда мәдәният йортларын һәм яшьләр үзәкләрен үзгәртеп корачаклар

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Татарстан башкаласында өченче тапкыр «МАРШ-2018» архитектура воркшопы старт алды, быел ул архитектурага һәм җәмгыятькә багышланган. 17 сентябрьгә кадәр берьюлы берничә архитекторлар төркемнәреннән республиканың социаль-мәдәни үзәкләре үсеше концепцияләре барлыкка киләчәк. Бу хакта чарага багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды. Журналистларга хәбәр иттеләр, хәзерге "МАРШның" үзенчәлеге-Татарстан мәдәният йортларын, шулай ук яшьләр үзәкләрен һәм яшүсмерләр клубларын архитектур яктан яңадан җибәрү. Гадәттәге социаль объектларны яңадан карау белән Татарстанның 220 белгече шөгыльләнәчәк, алар арасында архитекторлар, проектлаучылар һәм хәтта социологлар да бар. Командаларның эше илебез һәм чит ил архитекторлары җитәкчелегендә узачак, алар инде бөтен дөнья буенча бик күп проектлар эшләгән. «МАРШны» оештыру өчен Рәссәй осталарын да, Грузия, Франция һәм Армениядәге архитекторларны да чакырганнар. Инде 17 сентябрьдә үк киң тамашачыга әзер концепцияләр күрсәтәчәкләр, аларның кайберләре практикада гамәлгә ашырыла алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International