Бүгенге көннән Мөслим районының социаль объектларына җылылык бирелгән

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министрның беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә 2018 / 2019 елларның җылыту чорына Татарстан Республикасы ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплексларын әзерләү буенча планлы алтынчы утырыш узды. ТР ДТИ мәгълүматлары буенча 11,7 мең күпфатирлы йортка (98%) йорт эчендәге җылыту системасына опрессовка үткәрелгән, 16,5 мең йортка (97%) әзерлек паспорты рәсмиләштерелгән. Утырышта мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең, спорт объектларының һәм социаль яклау объектларының тормыш тәэмин итү системаларының җылыту чорына әзерлеге турында мәсьәләләр каралды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, социаль учреждениеләрдән бирелгән гаризалар нигезендә, Мөслим районы Башкарма комитеты 2018 / 2019 елгы җылыту чорын 13 нче сентябрьдән башлау турында Карар кабул иткән.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International