Рөстәм Миңнехановка күп фатирлы йортларга һәм социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр иттеләр

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе
Рөстәм Миңнехановка күп фатирлы йортларга һәм социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр иттеләр
21 сентябрь 2018 ел., җомга
 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин күп фатирлы йортларга һәм социаль өлкә объектларына капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 20 сентябрьгә гомуми белем оешмаларына капиталь ремонт эшләре тулы күләмдә тәмамланган. Искәртәбез, 2018 елгы объектлар исемлегенә 681,96 млн. сумга 28 гомуми белем оешмасы кергән. Бу – 16 муниципаль мәктәп һәм 12 коррекцион мәктәп, шулай ук 94 мәктәпкәчә балалар оешмасы (1 млрд. 794,47 млн. сумлык). Эшләр 94 мәктәпкәчә балалар оешмасыннан 25 объектта бара. 69 объектта эшләр тәмамланган. 

Республикада 11 булдырылучы ресурс үзәгенә (колледжга) капиталь ремонт эшләре каралган. Барлык объектларда да эшләр оештырылган. 20 сентябрьдә эшләр 4 объектта алып барыла, 7 объектта эшләр тәмамланган. Программаны финанаслау күләме 681,38 млн. сум.

42 мәдәни объектка быел ремонт каралган, 20 сентябрьгә эшләр 15 объектта алып барыла. 27 объектта эшләр төгәлләнгән. Программаны финанаслау күләме 342,975 млн. сум.

2018 елда Татарстанда 38 муниципаль берәмлек башкарма комитеты бинасына капиталь ремонт һәм 10 объект төзү планлаштырылган. 20 сентябрьгә эшләр 2 объектта алып барыла. 35 объектта эшләр тәмамланган.  

Татарстан Республикасы пландагы 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән 20 сентябрьгә 14 объектта эшләр бара. 20 объектта эшләр төгәлләнгән. 

Татарстан Республикасының муниципаль архивларына капиталь ремонт программасы буенча 20 сентябрьгә барлык 19 объектта да эшләр төгәлләнгән.

Быел Татарстан Республикасы яшьләр үзәгенең 6 бинасына капиталь ремонт каралган. 2 объектта эшләр беткән.

2018 елгы программа буенча 114 амбулатор-поликлиника учреждениесенә 3 195,72 млн. сумлык капиталь ремонт планлаштырылган. Казанда 19 бинага –   капремонт, Чаллыда – 14 бинага, Түбән Камага – 6 бинага, Әлмәттә – 4 бинага. Моннан тыш, республика мунициципаль районнарының 71 объекты ремонтланачак.

20 сентябрьгә пландагы 18 объектның 114дә эшләр төгәлләнгән, 92 объектта эшләр алып барыла. 

Ирек Фәйзуллин шулай ук җылылык бирү чорына әзерлек турында сөйләде. 11 мең 808 күп фатирлы йортта (11 мең 993 йорттан) җылылык белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасы әзер, бу 98,5%.

Муниципаль берәмлекләрдә коммуналь өлкә объектларында хәлләр түбәндәгечә: казаннар әзерлеге – 99,3%; җылылык челтәрләре – 98,4%; су җыю корылмалары – 100%; суүткәргеч насос станцияләре – 99%; суүткәргеч челтәрләре – 100%; канализацион челтәрләр – 96%.

Социаль өлкә объектларда хәл түбәндәгечә: 2 мең 91 объекттан 2 мең 89 сәламәтлек саклау объекты (99,9%); 3 мең 356 объекттан 3 мең 354 мәгариф объекты (99,9%); 1 мең 993 мәдәният объектыннан 1 мең 991 объект (99,9%); 275 объекттан 273 спорт объекты әзер (99,3%).

Барлык 182 социаль яклау объекты (100%) һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җылылык бирү чорына әзер.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International