Министрлыкта Казан метросы төзелеше буенча сорауларны тикшерделәр

2012 елның 10 апреле, сишәмбе

Бүген республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин министрлык җитәкчеләре, җир асты транспорт корылмаларын төзү  буенча дирекция, проект институтлары, порядлы һәм субпорядлы оешмалар катнашында Казан метрополитены төзелеше  сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында Казан метрополитеның төзелеп килүче объектларында техник куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау, төзелеш-монтаж эшләрен эшләү графигы һәм финанслау темпы кебек сорауларны тикшерделәр. Шулай ук, шәһәр юллары йөкле транспорт өчен ябык вакытта, Казан метросы объектларына җиһазлар һәм төзелеш материалларын кертү турында да сүз барды.

Киңәшмәдә катнашучылар өчен иң мөһим сорауларның берсе – кеше йөри торган бәйләгечләрне төзү. Гади тел белән әйткәндә, бер тонельны икенчесе белән тоташтыру юлы. Бу эш авария яки янгын булган очракта пассажирлар озын тонель түгел, берничә йөз метр гына барып, икенче тонельга күчсен өчен эшләнә. Мондый юл төзү бик кыйммәт һәм зур хезмәт сорый торган прцесс.

Киңәшмә барышында мондый корылмалардан баш тартырга кирәк дигән белгечләрне дә тыңладыла (алар Мәскәүдә проектлашкан яңа метро станцияләрен мисал итеп китерәләр). Алар үз фикерләрен  проектның бәясен киметү, шәһәр магистральләрен ябу, трамвай юлларын күчерү һ.б. кебек эшләрдән котылу мөмкинлеген күрсәтеп аңлаттылар. Бу карарга каршы төшүчеләр, ә алар рәтендә янгыннан саклану белгечләре бар иде, бу тонельләр кеше йөри торган юлдан тыш, янгын сүндерү хезмәткәрләре өчен дә кирәк булуын аңлаттылар. Төзелешкә заказ бирүчеләр катнашучыларның игътибарын, төзелешкә бу этапта ниндидер үзгәрешләр кертү, төзү вакытын туктатырга мөмкин булуын, шулай ук кеше йөри торган бәйләгечләр төзүдән баш тарткан очракта, пассажирларның куркынычсызлыгы өчен икенче төрле карарлар кабул итәргә кирәк булуына юнәлттеләр. Метроны төзүче оешмалар теләсә нинди проектны реальлаштырырга әзер булуларын әйттеләр.

Һәр якны да тыңлагач, министр И.Э. Фәйзуллин карар кабул итү өчен өстәмә мәгълүмат җыярга боерды.

Киңәшмә ахырында төзелеп килүче метро станцияләренең эчке ягы турында сөйләштеләр. Киңәшмәне алып баручы ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры станцияләрнең эчке ягы өчен кирәк булган материалларны куллану мәсьәләсенә яңадан кире кайтырга әзер булуын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International