Лаеш районының Столбище авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

2018 елның 2 ноябре, җомга

2018 елда Лаеш районында җиде мәгариф оешмасында капиталь ремонт үткәрелде: дүрт мәктәптә һәм өч балалар бакчасында. Бүген Столбище авылында капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә балалар бакчасы ачылды. Ул "Акварелька" исемен йөртәчәк, дип хәбәр итә ТР Лаеш районы матбугат хезмәте. Бинаны капиталь ремонтлау быел булды, балалар бакчасы 75 урынга исәпләнгән. Михаил Фадеев сүзләренә караганда, төзүчеләр бик зур эш башкарган һәм аңа иҗади якын килгән. Фадеев билгеләп үткәнчә, балалар бакчасы бик яхшы җиһазландырылган, территория төзекләндерелгән, балаларга шөгыльләнү кызыклы булачак. Подрядчы оешма вәкиле балалар бакчасы мөдире Диләрә Хаматгалеевага символик ачкыч тапшырды. Агымдагы елда Лаеш районында җиде мәгариф оешмасында капиталь ремонт үткәрелде: дүрт мәктәптә һәм өч балалар бакчасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International