Ютазы районының Иске Урыссу авылында яңа ФАП ачылды

2018 елның 9 ноябре, җомга

Бүген Ютазы районының Иске Урыссу авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды,дип хәбәр итә Ютазы районы башкарма комитеты.

ФАПны ачу «Татарстан халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү»республика максатчан программасы аркасында мөмкин булды.

2012 елдан башлап 2017 елга кадәр 1,03 млрд. сумлык 413 фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Төзелгән ФАПлар РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча тулысынча медицина җиһазлары һәм мебель белән җиһазландырылган.

2017 елда барлыгы 330 млн. сумлык 42 модульле ФАП төзелде һәм файдалануга тапшырылды. 2018 елда 44 ФАП тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International