«Салават күпере» торак комплексында 102 фатирлы йортның икенче чираты тапшырылды

29 декабрь 2018 ел., шимбә

Бүген «Салават күпере» торак комплексында 102 фатирлы йортның икенче чиратын (Наил Йосыпов урамы, 3а) файдалануга тапшырдылар. Республика социаль ипотека программасында катнашучылар - бюджет оешмалары һәм предприятиеләрендә эшләүчеләр яңа фатир ачкычлары алды.

Шуларның берсе - Гыйльметдиновлар гаиләсе сигезенче каттагы бер бүлмәле фатирга күченде. Рамилә Республика клиник хастаханәсендә – шәфкать туташы, ире Булат заводта цех башлыгы булып эшли. Моңа кадәр әлеге гаилә әти-әниләре белән бер бүлмәле фатирда яшәгән.

Объектның техник заказчысы – Казан шәһәре Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе, генераль подрядчы - «Ак Таш» ҖЧҖ. 2018 елда әлеге микрорайонда 9 йорт файдалануга тапшырылган.

«Бу – без быел файдалануга тапшырган җиденче йорт. Киләсе елга да безнең алда җитди бурычлар тора – алты йорт сафка бастырырга кирәк», - диде «Ак Таш» фирмасының җитештерү буенча директор урынбасары Вадим Плахтий.

2019 елда «Залесный» микрорайонында шулай ук ике балалар бакчасы һәм мәктәп ачу күздә тотыла.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды мәгълүматлары буенча, 2018 елдан башлап социаль ипотека программасы буенча Казанда 3 меңнән артык гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования