Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының коллегиясе утырышында катнаша

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2018 ел нәтиҗәләренә һәм 2019 ел бурычларына багышланган коллегиясе утырышнда катнаша. 

Чара Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында уза. 

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин мобиль котельняны карадылар һәм "Инжиниринг үзәге" укыту лабораториясендә булдылар. 

Шулай ук Татарстан Президентына Төзелештә инженер системалары үзәге турында сөйләделәр. 

Искәртик, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы “Рәсми Татарстан” сайтында онлайн режимда трансляциялә.

Чарада "ТКХ реформалаштыруга ярдәм итү фонды" дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнаша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International