Татарстанда 2019 елның 8 февраленә 261,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган

2019 елның 9 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында 2019 елның 8 февраленә 261,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 9,8 %ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 46 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 1 млн. 260 мең сумлык 17 карар чыгарылган.  

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2019 елга социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 7 мең 838 фатирлык 165 йорт тапшыру каралган. 2019 елның 8 февраленә статистика органнарына гомуми  мәйданы 60,1 мең кв. м. булган 1 мең 15 фатирлык 24 йорт буенча хисап тапшырылган.

2019 елда 309 ятим бала яллау шартнамәләре буенча торак урыннары белән тәэмин ителәчәк, бүлеп бирелгән акча 373 млн. 231,9 мең сум.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары (316 млн. 956,6 мең сум) чикләрендә 133 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 35 күп балалы гаилә, 2015-2020 елларга  «Торак» ФМП буенча 53 яшь гаилә һәм 45 аерым категория граждан.

8 февральгә 6 күп балалы гаиләгә сертификалар рәсмиләштерелгән (32 млн. 276 мең сум).

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2019 елда 149 йортны файдалануга тапшыру каралган. Бүгенгә шуларның 98,8 мең кв. м. мәйданда 19ы эксплуатациягә бирелгән. Калган 130 объект буенча 53 йорт әзер диярлек, 49ы – уртача әзерлектә, 28ендә эшләр күп әле.

Тагын министр билгеләп үткәнчә, аз катлы торак төзелеше өлешендә (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) республика буенча пландагы 8 мең 450 йорттан 799 объект гамәлгә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International