Владимир Якушев капиталь ремонттан соң яңартылган «Батыр» спорт объектында булды

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы делегациясе Владимир Якушев җитәкчелегендә яңартылган «Батыр» Республика спорт мәктәбендә булды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар катнашты. Владимир Якушев объектта башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде һәм яңартылган «Батыр» җирле спортчыларга озак вакыт хезмәт итәр дигән ышаныч белдерде. Әлеге объект 1985 елда файдалануга тапшырылды. «Батыр» мәктәбенең дзюдо һәм самбо бүлекләрендә 759 укучы шөгыльләнә. Бинаның гомуми мәйданы 4 025 кв. м. тәшкил итә. Капиталь объект кысаларында түбәне алыштыру, фасадны, керү төркемнәрен ремонтлау, эчке бизәкләү эшләре, инженерлык коммуникацияләрен алмаштыру, чишенү һәм территорияне төзекләндерү буенча эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International