РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгы делегациясе министр Владимир Якушев җитәкчелегендә «Ипотека һәм аренда торагы» федераль максатчан программасы буенча төзелгән торак микрорайоны һәм 340 җирле балалар бакчасы белән танышты. Делегацияне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Унистрой» девелопер компаниясе генераль директоры Радик Сәлимгәрәев һәм башкалар озата йөрде. 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы 2017 елда Рәссәй Федерациясе субъектларының торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру чаралары кысаларында төзелгән.
РФ Төзелеш Министрлыгы Матбугат хезмәте фоторепортажы