Карина Нәбиуллина: «әгәр дә игътибарга алынса һәм бу механизм илкүләм проектта язылачак икән, минем кечкенә миссия үтәлгән дип исәплим»

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Җәмәгатьчелек вәкилләренең Рәссәй Президенты Владимир Владимирович Путин белән очрашуында Казан дәүләт архитектура һәм дизайн институтының директоры Карина Нәбиуллина үз сорауларын бирде. Карина Рәшидовнаның тәкъдиме милли проект кысаларында профильле югары уку йортлары белән эшләү механизмы, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем Министрлыгы белән берлектә уку процессының системалы рәвештә җайлашуы, Татарстан студентларын Уңайлы шәһәр мохите булдыру эшенә җәлеп итү тәҗрибәсен тарату турындагы мәсьәләгә кайтып кала. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, әлеге тәкъдимне карарга кирәк: «боларның барысын да берләштерергә, «Мәгариф» илкүләм проектына, өлешчә «Торак һәм шәһәр мохите»илкүләм проектына кертергә мөмкин. Әгәр бу механизм игътибарга алынса һәм бу механизм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектында язылачак икән, минем кечкенә миссия үтәлгән дип уйлыйм, - диде Карина Нәбиуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International