"Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" конкурсын сайлап алуның язгы этабы башлана

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

"Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" конкурсын сайлап алуның язгы этабы башлануы игълан ителә. Конкурс инвестиция проектларын сайлаганда, тормышка ашыруга әзерләгәндә һәм кредит бирүдә махсус шартлар биреп һәм предприятиеләрне инвестицион яктан финанслап тормышка ашырганда "бер тәрәзә" моделеннән гыйбарәт. Конкурсны оештыручылар: "Сбербанк России" ГАҖ, "Банк ВТБ" ГАҖ һәм "Россельхозбанк" АҖ. Язгы сайлап алу кысаларында гаризалар 2019 елның 1 мартыннан 30 маена кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүматны сылтама буенча яки 8-800-775-10-73 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International