Аксубай районында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

19 февраль көнне Аксубай районының Иске Кыязлы авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды. Мәдәният йортын ремонтлау узган елның июлендә башланды. Авыл клубында төзүчеләр электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, җылылык, канализация, тышлауны алмаштырдылар һәм фасадларны җылыттылар, бизәкләү эшләре башкардылар, җиһазлар һәм аудиоаппаратура сатып алдылар. Яңа мәдәният йорты 218 урынга исәпләнгән. Шунда ук авыл китапханәсе урнашкан, киләчәктә татар милли үзәген урнаштыру планлаштырыла. Объектның мәйданы 911,8 квадрат метр тәшкил итә. Капиталь ремонтка республика бюджетыннан 10,2 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International