Юрий Аляшев "Алабуга" МИЗ инфраструктурасы объектларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2019 елның 15 марты, җомга

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю. Л. Аляшев 2019 ел программасы буенча инженер һәм сәнәгать инфраструктурасы объектларын төзү барышын карау буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә «Алабуга» сәнәгать җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ заказ бирүчесе һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә «Алабуга» МИЗ инфраструктурасы объектларын төзү мәсьәләләре, шул исәптән «Синергия» Индустриаль-технологик паркын (ПАН-прекурсор, җитештерү буенча заманча заводны урнаштыру өчен 3 корпус, 4.1, 4.2 корпуслары) төзү темплары каралды. Заказ бирүче объектлар төзелеше темплары турында хисап тотты.  Эш графигы нигезендә, агымдагы елның мартында «Синергия 4» ИП ике корпусын герметизацияләү буенча барлык эшләрне төгәлләү планлаштырыла. Куркынычсызлык техникасын үтәүгә һәм хезмәтне саклауга, язгы ташуга әзерлек чараларына аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International