Татарстан беренче тапкыр мобиль котельныйларга ия булды

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасының авария-техник запасы 2,5 МВт һәм 3,5 МВт егәрлекле ике мобиль котельныйга тулыланды. Аларны сатып алу өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 21 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта журналистларга «Татлизинг» ТР ДУП генераль директоры Нияз Ситдыйков сөйләде. Һәр котельня һава температурасына карап, 5-10 күп фатирлы йортны җылыта ала. Җиһазларны җәелдерү өчен якынча алты белгеч кирәк. «Алар, бигрәк тә кышын, салкыннар вакытында, авария килеп чыккан очракта кирәк. Без аларны Татарстанның теләсә кайсы районындагы һәлакәт ноктасына китереп җиткерә алабыз, 1,5-2 сәгать дәвамында теләсә кайсы челтәргә кушылып, торак йортларга һәм башка объектларга җылылык бирә алабыз», — диде Ситдыйков. Мобиль котельныйлар Сарытауның «СарЭнергоПром» компаниясеннән сатып алынган, дип өстәде Ситдыйков. Татарстан Республикасы өчен ике җайланма җитәрлек, мобиль котельныйларны яңа сатып алу көтелми, дип өстәде Нияз Ситдыйков. Ел саен авария-техник запас 80,383 млн. сумга тулылана, дип билгеләп үтте ТР Төзелеш Министрлыгында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International