ТР Төзелеш Министрлыгында BIM-технологияләр үсеше перспективалары һәм куллану практикасы буенча семинар узды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында «Биналарның мәгълүмати модельләштерү (BIM) технологияләре проектлау, экспертиза һәм төзелеш стадиясендә. Куллану практикасы һәм үсеш перспективалары» темасына семинар үтте. Семинар «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан сәнәгать һәм гражданлык төзелеше өлкәсендә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү һәм Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте куйган бурычларны үтәү максаты белән оештырылды.

Семинарны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев ачты. Ул хәбәр иткәнчә, әлеге тема бик мөһим. Рәссәйдә икътисадны цифрлаштыру стандартларына, шул исәптән төзелеш тармагында да күчү турында Карар кабул ителде, һәм BIM технологияләре бу процесста төп рольне уйный. Якындагы ике елда Рәссәйнең Төзелеш министрлыгы, һөнәри берләшмә белән берлектә, барлык стадияләрдә-проектлау, экспертиза, объектны төзү һәм эксплуатацияләү стадияләрендә BIM - технологияләр кертүне тәэмин итәргә тиеш. Хәзерге вакытта барлык дәрәҗәдәге оешмаларның җитештерү процессына BIM-технологияләрне нәтиҗәле кертергә мөмкинлек бирәчәк закон проекты әзерләнде. Шулай ук Татарстан BIM-технологияләр кертү һәм норматив-техник базаны әзерләү мәсьәләләрен карау буенча сынау төбәкләре арасына керде, дип хәбәр итте. Хәзерге вакытта эшче төркем төрле стадияләрдә - сынау проектлары кергән һәм экспертиза бәяләмәсе алган объектларның базасын формалаштыра. Шулай ук региональ экспертиза - «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ BIM-проектларны карап тикшерү буенча зур тәҗрибәгә ия һәм мондый проектларны зур күләмдә карарга әзер, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International