Татарстан-Сахалин өлкәсе: төбәкара элемтәләрне җайга салу

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Коммуналь тармакка инновацияләр кертү, күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау - бу һәм башка мөһим темалар турында бүген министр урынбасары Илдус Насыйров һәм Сахалин өлкәсе торак-коммуналь хуҗалык министры Дмитрий Зайцев фикер алыштылар. Республиканың җылылык һәм энергия белән тәэмин итү, су үткәргеч - канализация хуҗалыгы өлкәсенә аерым игътибар бирелде. Үзенең чыгышында министр урынбасары Илдус Насыйров билгеләп үткәнчә, гражданнарның канәгатьлегенең төп факторы булып күп фатирлы торак йортларның торышы тора. Һәм бу торакка капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру аркасында ирешелгән: «10 ел эчендә республикада 5 мең 91 лифт ремонтланган һәм алмаштырылган, 7,5 млн.кв. метрдан артык түбә, 14 млн. кв. м фасад ремонтланган. Тулаем алганда, 58 млрд.847 млн. сумлык 10 мең 664 йорт ремонтланган, шуларның 10 млрд. 551 млн. сумы – федераль акчалар».

«Казан энергосервис үзәге» МУП директоры Евгений Чекашов коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү турында сөйләде. Сахалин делегациясе башлыгы Татарстан Төзелеш Министрлыгына һәм чарада катнашучыларның барысына да ачык, эчтәлекле сөйләшү өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International