«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә 24 нче халыкара "ВолгаСтройЭкспо" күргәзмә узачак

2019 елның 19 апреле, җомга

23 апрельдән 26 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә 24 нче Халыкара махсуслашкан «ВолгаСтройЭкспо» һәм 23 нче махсуслаштырылган «Куркынычсызлык. Элемтә. Интернет» күргәзмәләре узачак. Казан, Татарстан Республикасыннан, шулай ук Рәссәйнең 20 шәһәреннән һәм регионыннан 100 компания төзелеш тармагының төп юнәлешләре буенча продукция тәкъдим итәчәк: төзелеш һәм бизәү материаллары, изоляция, төзелеш конструкцияләре, төзелеш һәм сәнәгать җиһазлары, инженерлык челтәрләре, йорт төзелеше, территорияне төзекләндерү, төзелеш-юл техникасы. Күргәзмә профильле берлекләр һәм ассоциацияләр катнашында бай эшлекле программа белән алып барыла.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International