«Свей» өлешчеләре: «Балконнар пыяла белән тышланган, идәннәр салынган, стеналар ясалган булуыннан канәгать калдык»

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген Казанда чираттагы озакка сузылган төзелеш тапшырылды – Четаев урамы буенча 14-нче номерлы йорт файдалануга тапшырылды, аны төзүче булып «Свей» фирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте чыгыш ясады. Йорт алданган өлешчеләрнең проблемалы объектларының агымдагы елда файдалануга тапшырылганнардан беренчесе булды, шулай итеп, Татарстан башкаласында алданган өлешчеләрнең икенче дулкынының 30 йортыннан 13 объект тапшырылмаган хәлдә кала бирә. Дүртенче йорт өлешчеләрен көтеп алынган вакыйга белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады.

Объектны төзү эшләре 2007 елда ук башланган иде, 19 катлы йортны тапшыру вакыты берничә тапкыр күчерелде, соңыннан эшләр бөтенләй туктатылды. Алар 2018 елның февралендә «Ак таш» төзелеш компаниясе тарафыннан яңадан торгызылды. Узган елның октябрендә объектта эшләрне «Бриз» төзелеш компаниясе дәвам итте. Ярты ел эчендә эчке отделка эшләре башкарылган, үтү балконнарында плитка җәелгән, шәхси җылылык пункты һәм челтәрләр монтажланган, салкын фасад җылытылган, витраж системалары урнаштырылган, лифтлар җибәрелгән һәм урнаштырылган, керү төркемнәре һәм пандуслар җиһазландырылган, йорт яны территориясен төзекләндерү эше башкарылган. Эш барышында шулай ук су үткәргеч боҗраланган, бу дүртенче йортның гына түгел, ә бөтен микрорайон, аерым алганда, Четаев урамы буенча 14а номерлы йорт һәм төзелеп бетмәгән өченче йорт проблемасын да хәл итүгә ярдәм итте.

«2012 елда бу йорттан фатир сатып алдым, ул вакытта бик шатландым. Тик төзелеш озакка сузылды, әлбәттә, бик борчылдык, - дип искә ала өлешкә кереп фатир алучыларның берсе Светлана Барышева. - Аннан төзелеш яңадан башланды. Дөресен генә әйткәндә, мондый вакыт эчендә төзеләчәк дип көтмәгән идем, чөнки 6-7 ел эчендә «соңрак» диюләргә һәм тагын нидер эшләргә кирәк булуына ияләшкән идек. Процесс әкренләп барган кебек булды, менә әзер йорт та тора. Апрель аенда фатирларны карадык, балконнарның пыяла белән тышлануыннан, идәннәр салынуыннан, стеналар ясалуыннан канәгать калдык, хәрәкәт датчиклары шаккаттырды».

Исегезгә төшерәбез, алданган өлешчеләр проблемасын хәл итүнең мөһимлеген Россия Президенты Владимир Путин Казанга визиты барышында билгеләде. Ул вакытта дәүләт башлыгы төбәкләргә төзелеш тармагы үсешен стимуллаштырырга һәм уңышлы тәҗрибәләрне үзләштерергә кушты.

Казан Мэры Илсур Метшин ике бүлмәле ике фатирны карап чыкты. Йортта барлыгы 68 бер бүлмәле һәм 68 ике бүлмәле фатир бар, аларда каралама отделка эшләре башкарылган. Гомуми мәйданы 6683,9 кв.м булган фатирлардан тыш, йортта беренче катта һәм подвалда 800 кв. метрдан артык торак булмаган бүлмәләр бар.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов Казан Мэрына катта урнаштырылган фатир саен кайнар һәм салкын суга исәпләгечләрне, шулай ук баскычларда яктыртуны җайга салучы хәрәкәт датчикларын күрсәтте. «Бу без 10 ел элек очрашкан мәсьәләләр, ул чакта исәпкә алу приборларына керү мөмкинлеге юк иде, - дип искә төшерде шәһәр башлыгы. - Ул вакытта без мондый нәрсәләрне чит илләрдәге торак-коммуналь хуҗалык күргәзмәләрендә генә күрдек, ә хәзер бу без ияләшкән стандарт».

Дүртенче йорт өлешчеләре Илсур Метшинга, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановка һәм «Бриз» директоры Андрей Беляковка йорт төзелешен тәмамлаганнары өчен рәхмәт белдерделәр. «Сезне алдагы йортны тапшыргандагы очрашудан хәтерлим. Әлбәттә, ул вакытта башка кәефтә идегез, сез көттегез, – дип билгеләде шәһәр башлыгы. - Бурычларыбызны үти алуыбызга мин бик шат. Йортның сыйфаты да, төзекләндерү дә сөендерә. Бу йортта тормыш бәхетле булсын, балалар шатландырсын». Йортны тапшырганчы ук, өлешчеләр гомумшәһәр өмәсе көнендә йорт яны территориясен җыештыруда катнаштылар. Казан Мэры өлеш кертеп фатир алучыларга әлеге чараларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Илсур Метшин проблемалы йортлар төзелеше буенча эшләрнең өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү Фонды барлыкка килү белән һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән активлашуын искәртте. «Татарстан Президенты һәм Премьер-министры белән бергә без проблемалы объектларны төзеп бетерә торган компанияләргә җир бүлеп бирергә мөмкинлек бирә торган эш схемасын таптык, - дип ассызыклады И.Метшин. - Проблемалы 30 йортның икенче дулкыныннан тагын 13-е кала. Татарстан Республикасы Премьер-министры Дәүләт Советында ясаган чыгышында белдергәнчә, 2021 елга проблеманы җиңү планлаштырыла. Иң мөһиме, яңа дулкын булмасын».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер Четаев урамындагы проблемалы торак комплексында Рәшид Аитов компаниясе төзи башлаган ике йорт төзелеп бетмәгән: өченче һәм алтынчы. Исегезгә төшерәбез, «Свей фирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзүчесенә үз вакытында 3 секцияле 9 катлы йорт төзелешенә рөхсәт бирелде, әмма биредә фатирлар 7 секцияле 18 катлы торак йорт өчен төзелгән кебек сатылды. Өченче йортның төзелешен йорт каркасын төзү барышында туктаттылар, шуңа күрә хәзер эшне дәвам итү өчен проект кирәк. Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, хәзер өлешкә кереп фатир алучыларга ярдәм фонды белән берлектә, документ эшләнгәннән соң йортны проектлау башлана, ул дәүләт экспертизасы узачак. Эшләрнең подрядчысын фонд билгеләячәк. Алтынчы йортны төзү шулай ук хокук бозулар белән алып барылды.

Хәзер Казанда Нокса спускында «Молодежный» торак комплексының беренче һәм икенче йортларында, Чистай урамындагы 68-нче кварталда, Роторная урамындагы «Симфония» торак комплексының дүртенче йортында эшләр дәвам итә. «МЧС»торак комплексының икенче йортының беренче блогы төзелешендә Ижауның «Комос-строй» компаниясе катнашуы планлаштырыла. 

Сүз уңаеннан, 2018 елда Казанда 974 фатирлы 4 йорт файдалануга тапшырылды.

Чарада шулай ук алданган өлешчеләргә ярдәм Фонды башкарма директоры Иван Новиков, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International