Төзелеш ресурслары бәяләренә мониторинг кагыйдәләре үзгәртелде

27 май 2019 ел., дүшәмбе

Төзелеш ресурслары бәяләрен мониторинглау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.  Әлеге карарны кабул итү төзелеш тармагында бәя хасил итүне камилләштерүгә һәм төзелеш ресурслары бәяләренә дәүләт мониторингы нәтиҗәләренә нигезләнгән төзелешнең смета бәясен билгеләүнең ресурс методына күчүгә юнәлдерелгән ашыгыч чараларның берсе булып тора. Аерым алганда, карар белән, мониторинг нәтиҗәләре буенча Рәссәйнең Төзелеш министрлыгы тарафыннан билгеләнгән төзелештә бәя кую федераль дәүләт мәгълүмат системасына (ТБК ФДМС) сметалы бәяләр урнаштыру срогы 2019 елдан 2022 елга күчерелде. Төзелеш ресурслары бәяләрен мониторинглау кагыйдәләренә үзгәрешләр шулай ук төзелеш ресурсларының смета бәяләрен формалаштыру өчен кирәкле мәгълүмат чыганаклары исемлеген киңәйтүне һәм федераль башкарма хакимият органнарының, Рәссәй Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарының, дәүләт корпорацияләренең һәм компанияләрнең төзелеш смета бәясен билгеләү механизмында катнашуын күздә тота. Бу төзелешнең смета бәясен билгеләгәндә региональ һәм тармак үзенчәлеген исәпкә алырга һәм төзелешнең смета бәясен билгеләүнең дөреслеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования