Әгерҗедә социаль ипотека буенча 24 фатирлы йортны файдалануга тапшыру булды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Республика программасы кысаларында төзелгән йортта социаль ипотека программасында катнашучылар-бюджет оешмалары хезмәткәрләре яшәячәк. Рәссәй көне алдыннан Әгерҗедә истәлекле вакыйга булды: Чайковский урамы буенча 24 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Республика программасы кысаларында төзелгән йортта социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, ятимнәр, ТР Хөкүмәте гранты буенча торак алган табиблар яшәячәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев яңа йортка күчүчеләрне котлады. «Йорт фасадында "Мин Әгерҗене яратам" дигән сүзләр язылган. Биредә яшәячәк гаиләләр туган шәһәрне яратырлар, аны тагын да матуррак һәм уңайлырак итү өчен хезмәт итәрләр дип ышанабыз. Без һәр гаиләгә иминлек һәм бәхет телибез», - диде Башкарма комитет башлыгы. "Татарстан Хөкүмәтенә, район җитәкчелегенә, безне сөендергән төзүчеләргә зур рәхмәт, – диде Светлана Овчинникова. Җитәкчеләр һәм төзүчеләр тантаналы рәвештә кызыл тасманы кискәннән соң, бәйрәм кунаклары, гаиләләр бинага уздылар. Гаиләләрнең күбесе  якын арада яңа йортка күчәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International