Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 49 нчы утырышында: Үткән еллар эчендә парламентарийлар эше бик нәтиҗәле булды

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 49 нчы утырышында чыгыш ясап һәм бишенче чакырылыш парламентарийлар эшенә йомгак ясап, барысына да тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.  

Ул билгеләп үткәнчә, хакимиятнең барлык тармакларының уртак эше республиканы социаль-икътисадый үстерүне тәэмин итте; халыкның тормыш сыйфатын арттыру бурычларын бер-бер артлы хәл итәргә ярдәм итте.

Бу еллар эчендә, катлаулы шартларга карамастан, икътисадый үсеш тәэмин ителде, диде Рөстәм Миңнеханов. Үткән ел йомгаклары буенча ҖТП күләме 2,4 трлн сумга артты. 2014 ел белән чагыштырганда сәнәгать җитештерүе – 9,1%ка; авыл хуҗалыгы – 12,3%ка артты. 

Татарстан ил төбәкләренең инвестицион климаты торышының илкүләм  рейтингында тотрыклы рәвештә алдынгы урынны били. Республика икътисадына һәм социаль өлкәсенә 2015 елдан бирле 2,5 трлн сум инвестиция җәлеп ителгән.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, кабул ителгән Стратегия-2030 төбәктә 4 ел буена гамәлгә ашырыла. 

Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә: 2019-2021 елларда бу максатларга 52 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк.

Илкүләм проектлар 2012 елгы «май указларының» мантыйкый дәвамы булды. Нәтиҗәдә 2012 елдан башлап табибларның хезмәт хакы 2 мәртәбәдән күбрәккә артты, 1,7 мәртәбә – укытучыларның; балалар бакчаларында 47 меңләп урын, инвалидлар өчен 4 меңләп махсус эш урыннары булдырылды.

Икътисадтагы казанышлар нәтиҗәсендә гражданнарыбызның тормыш сыйфаты яхшыра, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, быел   40 инвестицион программа кысаларында күләме 40 млрд сумнан арткан эш дәвам итәчәк.

Аерым алганда, үткән ел төбәктә социаль ипотека программасы буенча 34,5 меңнән артык фатир төзелгән. Моннан тыш, 4,5 меңнән артык күп фатирлы йорт, 207 амбулатор-поликлиника учреждениесе, 711 мәктәп һәм балалар бакчасы ремонтланган, 328 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән, 3500 км төбәк юллары һәм 66 күпер, гомуми мәйданы 3,5 млн кв. м булган 1700 ишегалды территориясе төзелгән һәм ремонтланган.

«Бүген Татарстан – Россиянең алга киткән төбәкләреннән берсе, анда яшәве дә, эшләве дә уңайлы.  Республика бөтендөнья һәм бөтенроссия чемпионатларын һәм форумнарын уздыру урынына әверелде. Бу – хакимиятнең барлык тармакларының уртак эшенең төп нәтиҗәсе», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

5 ел эчендә парламентарийлар 500дән артык закон кабул иткән. Иң беренче нәүбәттә, бу – икътисадый блок законнары, алар республика үсешенә зур өлеш кертәләр.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, тулаем үткән елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше бик нәтиҗәле булды.

Татарстан Президенты шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының федераль законнарны камилләштерү буенча уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте.   

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, 8 сентябрьдә яңа чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак. Ул,  парламентка күп милләтле Татарстан халкының лаеклы вәкилләре килер, дип ышаныч белдерде.

«Ышанам, парламентның яңа составы тырыш хезмәттәшлек һәм нәтиҗәле законнар чыгару эшчәнлеге традицияләрен дәвам итәр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

6 нчы чакырылыш депутатлары ике күренекле вакыйга – ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан эшли башлаячак, диде Рөстәм Миңнеханов.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International