Татарстанда 11 июльгә 1 млн. 458,8 мең кв. м. торак эксплуатациягә кертелгән, ягъни планның 60,2%ы

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 760 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 6 млн. 926 мең сумлык 181 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 663 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, быел гыйнвар-июль айларында республикада  төзелеш объектларында 4 бәхетсезлек очрагы теркәлгән – үлем-китем очраклары булмаган. 2018 елда шул ук чорда 9 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 5 һәлак булу очрагы, авыр хәлдә – 4.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр иткәнчә, республикада 4722 ишегалды үлчәнгән, бу булганнарның яртысы диярлек (барлыгы 9439). Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, ишегаллары территорияләрен үлчәү эшен августта тәмамларга җыеналар.

Республикада 11 июльгә 1 млн. 458,8 мең кв. м. торак эксплуатациягә кертелгән, ягъни планның 60,2%ы.

Социаль ипотека программасы буенча 2019 елда гомуми мәйданы 438,3 мең кв.м. булган 838 фатирлык 165 йорт файдалануга тапшыру карала. 2019 елның 11 июленә статистика органнарына 2 мең 494 фатирлык 46 йорт буенча (мәйданы 144,6 мең кв. м) хисап тапшырылган.  

2019 елгы күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча бүгенгә 59  йорт әзер диярлек, шулардан 24е әзер, 29ы – уртача әзерлектә, 31ендә эшләр күп әле.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 54 яшь  гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Шулай ук 21 чернобыльчегә, 18 мәҗбүри күченүчегә һәм 1 Ерак Төньяктан күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 58 күп фатирлы инвестицион йорттан 29ы әзер диярлек; 29ы – уртача әзерлектә.

Индивидуаль торак төзелеше өлешендә республика буенча пландагы 7 мең 325  йорттан 5 мең 100 объект гамәлгә кертелгән. 

«Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» өстенлекле федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елга Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд. сум бүлеп бирелгән, РФ бюджетыннан – 1 млрд 273,3 млн. сум, гомуми суммасы – 3 млрд. 273,3 млн. сум. 54 җәмәгать киңлеге объектын төзекләндерү планлаштырылган.                                                  

«Уңайлы мохит» программасы буенча быел гомуми суммасы 21 млн. 494 мең сумга (бюджет РФ бюджеты – 12,14 млн. сум, ТР бюджеты – 9,3 млн. сум) 12 гомуми белем оешмасын (5 мәктәп, 5 балалар учреждениесе һәм 2 өстәмә белем учреждениесе) җайлаштыру каралган. 

ТР Төзелеш министры хәбәр иткәнчә, быел Газлаштыру фонды берничә программаны гамәлгә ашыра.   

«Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы буенча 213,6 км су челтәре төзү, 42 су җыю манарасы кору, 33 артезиан скважинасы казу каралган.

«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы кысаларында 131 км электр белән тәэмин итү линиясе корылган (55%), 86 электр энергиясен исәпкә алу һәм җайга салу щиты урнаштырылган (50%), 5 мең 713 яктырткыч куелган (46%), .

«Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча эшләр дәвам итә. 64 объектка проект эшләнгән (100%). 119 казан сатып алынган (100%). 58 объектта 111 казан демонтажланган, 45 объектта 89 казан монтажланган (75%).

Ирек Фәйзуллин сыер фермалары төзү турында да сөйләде. Финанслау күләме 400 млн. сум. 7 муниципаль берәмлектә 13 сыер фермасы төзү каралган (Актаныш, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Тукай, Ютазы районнары). 11 июльгә эшләр 13 объектның 12сендә бара.

Моннан тыш, 25 муниципаль берәмлектә 102 силос-сенаж траншеясе төзү планлаштырылган (Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Буа, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Ютазы районнары).

Финанслау күләме 200 млн. сум. 11 июльгә 102 объектның 74ендә эшләр бара. 6 муниципаль райондагы 17 объектта эшләр тәмамланган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International