Виталий Мутко һәм Рөстәм Миңнеханов "Весна" торак комплексында булдылар

2019 елның 16 августы, җомга

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко "Весна" торак комплексы һәм Горки-Әмәт урманында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий һәм "ДОМ.РФ" АҖ генераль директоры Александр Плутник озата йөрделәр. 

"Весна" торак комплексы төзелеше 2015 елда башланган, бүгенге көнгә 162 мең квадрат метрлык 8 күп фатирлы йорт сафка кертелгән. 2020 ел ахырына кадәр тагын 5 торак объектны сафка кертү көтелә. Торак комплексында 340 гар урынлык ике балалар бакчасы, беренчесе былтыр сафка кертелгән, шулай ук 1,5 мең кешегә мәктәп төзү каралган.

"Уинстрой" генераль директоры Радик Сәлимгәрәев хәбәр иткәнчә, "Весна" ТКнда парковка, Нокса елгасы яр буе урамын төзекләндерү дә каралган. Биредә җәяү йөрү зоналары, велосипедларга юллар, балаларга уеннар өчен зоналар, эт һәм песиләрне урамда уйнату өчен зоналар булачак. 

Виталий Мутко һәм Рөстәм Миңнеханов А.Аббасов урамы, 10 адресы буенча йортның ишек алдын карадылар. Анда автомобильләр хәрәкәте тыелган, җир асты паркингы бар, кунаклар өчен урыннар йортның урам ягында урнашкан. Уңайлы спорт һәм балалар өчен мәйданчыклар бар. 

Шуннан Виталий Мутко һәм Рөстәм Миңнеханов шунда яшәүчеләр белән сөйләштеләр, фатирларның эчке бизәлешен карадылар. 

Аннан РФ вице-премьеры һәм ТР Президенты мәктәпне карадылар, аны быел 1 сентябрьгә ачарга планлаштыралар. Мәктәп заманча җиһазландырылган, актлар залы, китапханә, спорт залы һәм йөгерү өчен мәйданчыгы бар. 

Виталий Мутко билгеләгәнчә, Татарстанда торак төзелеше һәм аны сафка кертү өлкәсе яхшы темпларда бара. "Әлеге торак комплексында заманча компекслы төзү һәм территорияне куллану алымнары файдаланыла. Безнең бурыч - шулай комплекслы рәвештә микрорайоннар төзү, анда кирәкле мохит булырга тиеш: балалар бакчалары, мәктәп, уңайлы территория, төзекләндерелгән ишек аллары", - диде РФ вице-премьеры.

Шуннан Виталий Мутко һәм Рөстәм Миңнеханов Горки-Әмәт урманында булдылар. Анда аларны "Фон" компаниясенең алданган өлешчеләре каршы алды. Алар белән әңгәмә барышында хәбәр ителгәнчә, республикада төзүче компанияләрдән зарар күргән гражданнар белән системалы эш алып барыла. Юл картасы кабул ителгән. Узган ел Казанда, Чаллы һәм Баулыда барлыгы биш объект сафка кертелде. Быел планда 12 объектны сафка кертү, бу 840 алданган өлешче. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, якын арада Татарстан Хөкүмәте дәрәҗәсендә алар белшән очрашу үткәреләчәк. 

ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова Виталий Муткога паркны күрсәтте, гражданнар белән иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүдә багланышлар өлкәсендә башкарылган эш турында хәбәр итте. РФ вице-премьеры паркны югары бәяләде. 

Ахырда Виталий Мутко ассызыклаганча, Горки-Әмәт урманы шәһәр мохитен төзекләндерүнең югары сыйфатлы үрнәге. "Бу парк - дәүләт үз акчаларын юнәлдерергә теләгән иҗтимагый киңлек", - диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International