Төзелеш министрлыгында WorldSkills Russia милли җыелма командасы вәкилләре белән очраштылар

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Очрашу җылы дустанә атмосферада, гаиләдәгечә узды. Төзелеш министрлыгы җитәкчелеге һөнәри осталык буенча «WorldSkills Kazan 2019» чемпионаты алдыннан WorldSkills Russia милли җыелма командасы белән очрашу уздырды.WorldSkills буенча Рәссәй җыелма командасы өчен һөнәри осталык чемпионатының 4 компетенциясендә ватандашларыбыз чыгыш ясаячак: Никита Комаров «Бетон төзелеш эшләре», Радик Сираҗетдинов (дублер), Дмитрий Малинов «Сантехника һәм җылылык», Илназ Акмалов «Сантехника һәм җылыту – юниорлар», Станислав Козырев «Ландшафт дизайны».  22-27-нче август көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы беренче тапкыр WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Анда дөньяның 69 иленнән 1500 тирәсе конкурсант катнашачак. Төзелеш министрлыгы вәкилләре билгеләп үткәнчә, әлеге дәрәҗәле ярышларда катнашу аеруча зур дәрәҗә һәм югары җаваплылык. «Сезнең җиңүләрегез эшче һөнәрләргә карата кызыксыну уятырга ярдәм итә». Яхшы нәтиҗәләргә ирешергә һәм Рәссәй җыелма командасы составына керергә аларга киеренке хезмәт һәм ихтыяр көч булышты. «Сез һәм Сезнең белән эшләгән кешеләр бик зур эш башкаргансыз, сезнең мөгаллимнәрегезне һәм экспертларыгызны күз алдында тотабыз. Без, һичшиксез, сезнең өчен – мондый нәтиҗәләргә ирешкән кешеләр өчен, республика өчен горурлык кичерәбез. Бүген, беркайчан да булмаганча, төзелеш һәм торак-коммуналь тармакка үз эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкара ала торган заманча технологияләрне белүче белемле белгечләр кирәк». Очрашуда катнашучылар лаеклы чыгыш ясарга һәм югары профессиональлек дәрәҗәсен күрсәтергә сүз бирделәр. Егетләребезгә, җыелма командабызга уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International