Татарстанда "Безнең ишек алды" ишек алларын төзекләндерү буенча яңа программа гамәлгә ашырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
ТР Президенты белдергәнчә, бүгенге көндә республикада социаль, татарстанлылар тормышы сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән 40 программа гамәлгә ашырыла. Проектлар бөтен өлкәләргә дә кагыла: торак комплексы, сәламәтлек саклау, мәгариф, юл төзелеше, иҗтимагый киңлекләрне үстерү һәм башкалар.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тупланган зур тәҗрибә "Безнең ишек алды" программасын гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк. Әлеге проект кысаларында 2020 елга кадәр өч елда бөтен күп фатирлы йортлар ишек алларын төзекләндерү планлаштырыла. Әлеге макстака 50 млрд. сум бүлеп бирү карала.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, "Безнең ишек алды" программасын төзү алдыннан халык белән зур эш үткәрелде. Аерым алганда, кирәкле эшләр исемлеге билгеләнде, алар арасында эскәмияләр, яктырткычлар кую, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү һәм автомобильләр өчен парковкалар оештыру бар.