ТР Төзелеш министрлыгы: "Безнең ишегалды” республика программасы буенча фонтан куелырга да мөмкин

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

“Барысы да ишегалдында яшәүчеләрнең күмәк фикереннән тора”, - диде Алексей Фролов.

“Безнең ишегалды” республика программасы буенча, күмәк теләк булганда, фонтан куелырга да мөмкин. Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте.

Гәрчә ишегалдын төзекләндерү, ямьләндерүдә иң кирәкле эшләр турында тавыш бирү анкетасында фонтан куелу пункты булмаса да, Фролов моны инкарь итмәде.

“Әгәр халык бик актив рәвештә фонтан кирәклеген һәм идарәче компания белән аны карап тотарга әзер булуларын әйтсә, ник булмаска? Барысы да ишегалдында яшәүчеләрнең күмәк фикереннән тора”, - диде ул.

Анкетада “Ишегалдын ямьләндерүдә кайсы эшләр аеруча өстенлекле” дигән бер сорау язылган. Кешеләр 1 дән 10 га кадәр балл белән бәяләп, һәр критерий буенча җавап яза ала. Анкета нәтиҗәләре нигезендә, һәр ишегалды буенча теләкләр рейтингы төзеләчәк. Ноябрьдә һәр ишегалды буенча нәтиҗәләр игълан ителәчәк.

Анкета бланклары 18 торак пунктта таратыла. Бу түбәндәге район-шәһәрләр: Казан, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Васильево, Осиново, Кама Аланы, Җәлил бистәләре.

Программа буенча асфальт юлны, тротуарларны алмаштыру, балалар мәйданчыклары кую, яшелләндерү, яктыртуны җайлау, чүп ташлау урынын ясау, эскәмияләр кую һәм башка эшләр күздә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International