Татарстанда Демография” проекты кысаларында 22 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы дәвам итә. 12 сентябрьгә 5 млрд 107 млн 729,55 мең сумга эшләр башкарылган, бу 87,27% тәшкил итә.

Бу хакта Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

2019 елда Татарстанда 42 районда 942 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла, дип искә төшерде Ирек Фәйзуллин.

Демография” проекты кысаларында 2018-2019 елларда Татарстанда 30 балалар бакчасы төзү планлаштырылган. Шуларның 22се файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алган инде. Калган 8 объектта әле эшләр бара.

Шулай ук 85 балалар бакчасында капиталь ремонт төгәлләнгән, 27 объектта эшләр дәвам итә.

Ресурс үзәкләрнең 8 объектында эшләр төгәлләнгән, тагын 7сендә эш бара.

Татарстан балалар сәламәтләндерү лагерьларында ремонт эшләрен дәвам итә. 12 сентябрьгә 12 объектның 3сендә эш беткән, 9ында эшләр бара.

Республикада 6 табиб амбулатория бинасы төзелгән, тагын 3сендә эшләр алып барыла.

Мәдәни билгеләнештәге объектларның 12 сентябрьгә 27 объектында эшләр тәмамланаган, калган 13 объектта эшләр дәвам итә.

Министр җылыту сезонына әзерлек турында да мәгълүматлар җиткерде. 16855 күп фатирлы йортлар (яисә 98%) әзерлек паспортларын алган.

Ирек Фәйзуллин шулай ук республикада яшәүчеләрнең Хөкүмәткә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча ешрак мөрәҗәгать итә башлавын әйтте. Ел башыннан алып барлыгы 12810 мөрәҗәгать килгән, бу 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 1233кә күбрәк. Мөрәҗәгатьләрнең  68%ы – йорт милкен карап тотуга, 10%ы торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләргә кагыла.

Татарстанда яшәүчеләрнең 50,3 %ы торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен онлайн түли, дип белдерде министр.

Татарстанның кайбер районнарында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләр буенча берникадәр бурыч җыелган. Мәсәлән, Югары Ослан һәм Әгерҗе районнарында ул өч айдан артып китә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International