Ирек Фәйзуллин: «Безнең ишегалды» программасын формалаштыру 1 ноябрьгә тәмамланырга тиеш»

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җитәкчелегендә «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Видеоконференциядә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Муниципаль берәмлекләре, ТР «Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе, «Татинвестгражданпроект» ДУП, «ТР ТИБ» АҖ вәкилләре катнашты. Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, программа өч еллык булачак һәм 2020 елдан башланачак. Бу еллар эчендә республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә күпфатирлы йортларның ишегалды киңлекләрен ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырыла. Эшләр Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Главтатдортранс» ДКУ белән тыгыз хезмәттәшлектә башкарылачак. Ирек Фәйзуллин шулай ук «Безнең ишегалды» программасының төп заказчысы итеп «Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе билгеләнде, дип өстәде.

«Безнең ишегалды» программасын формалаштыруның арадаш нәтиҗәләре турында министр урынбасары Айназ Ярмиев сөйләде.  «Безнең тарафтан муниципаль берәмлекләр һәм республиканың ТИБ белән берлектә Татарстанның ишегалды территорияләрен инвентаризацияләү буенча эшләр башкарылды, баланс комиссияләре үткәрелде. Бүгенге көндә әлеге анкеталарны санау алып барыла. Планлаштырылган эшләрнең актуальлеге турында беренче арадаш нәтиҗәләр алынган: республика халкы ишегалларындагы юлларны һәм тротуарларны аеруча өстенлекле дип саныйлар, йорт яны территориясен яктырту һәм ишегалларында балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштыруга (нәкъ менә кечкенә балалар өчен). Анкеталарны санаганнан соң, без бөтен республика буенча тулы кыйммәтле картинаны күрәчәкбез», - диде министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International