Татарстан Республикасында 1 млн. 771 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 73%ы

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле 1 мең 117 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 421 мең сумлык 288 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 981 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Министр хәбәр иткәнчә, 4 октябрьгә республикада 1 млн. 771 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 73%ы. Бүгенгә бу план Әгерҗе, Питрәч, Кукмара һәм Лаеш районнарында үтәлгән. 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 4 октябрьгә 88 объект буенча әзерлек түбәндәгечә: 40 объект әзер диярлек, 31 объект уртача әзерлектә, 17 объектта эшләр күп әле.

2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 447 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган, шулардан: 309 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала һәм шулар арасыннан булган затлар. Тагын 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаиләне, 54 яшь гаиләне  һәм мәҗбүри күченүчеләрдән, Ерак Төньяктан күченүчеләрдән 51 гражданны торак белән тәэмин итү каралган.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча төзелүче 47 йорттан  32 йорт әзер диярлек, 15е – уртача әзерлектә.

Индивидуаль торак төзелеше буенча республикада пландагы 7 мең 325 йорттан 6 мең 666 объект эксплуатациягә тапшырылган.

«Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» өстенлекле федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлык объектларда да эшләр алып барыла. 2 атнада динамика - 7,2%. Кече шәһәрләр буенча эшләр барлык 14 объектта да башланган, динамика - 14%.

«Уңайлы мохит» программасы буенча 12 гомуми белем оешмасын җайлаштыру каралган. 5 октябрьгә эшләр 10 объектта тәмамланган, 2 объектта эшләр алып барыла.  

2019 елда Газлаштыру фонды Татарстан Республикасы торак пуктларында урамнарны яктырту программасын, су белән тәэмин итү һәм бюджет  учреждениеләрендәге казаннарны алмаштыру программасын тулысынча гамәлгә ашырган.   

Тагын республикада 7 сыер фермасы һәм сарык фермасы, 80 силос-сенаж траншеясе төзелгән. 102 сыер фермасына, 51 машина-трактор паркына һәм 114 иген амбарына капремонт ясалган.   

Азакта Ирек Фәйзуллин җылылык бирү сезонына әзерлек турында да хәбәр итте. 2019/2020 еллар җылылык бирү сезоны Татарстан Республикасында 3 сентябрьдә башланган. Беренче чиратта сәламәтлек саклау, мәгариф  объектларына җылылык җибәрелгән. Муниципаль берәмлекләр мәгълүматларына караганда 3 октябрьгә барлык 2 мең 980 казан да эшләтеп җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International