Илдус Насыйров «Чиста су. Казан» 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс ачылышында катнашты

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Министр урынбасары ачылыш тантанасында чыгыш ясады һәм күргәзмә экспозициясен карады. «Чиста су. Казан» 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс «Казан ярминкәсе» территориясендә 17-19 октябрьдә уза. Күргәзмә уникаль эшлекле мәйданчык булып тора, анда ел саен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә, чиктәш тармакларда актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен катнашучылар очраша. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин куйган 2024 елга кадәр милли максатлар су сыйфатын күтәрү, су системаларын саклау һәм су объектларын экологик савыктыру өстендә зур эшләр билгеләнгән.  Милли проектларны тормышка ашыруда уңай нәтиҗәләргә барлык кызыксынган якларның: дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый һәм фәнни оешмаларның, бизнес вәкилләренең конструктив хезмәттәшлеге шартларында гына ирешергә мөмкин.

Күргәзмә эшендә катнашуын министр урынбасары Илдус Насыйров катнашучыларның күргәзмә стендларын караудан, шулай ук Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбенең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларын «Средволгаводхоз» федераль дәүләт учреждениесенең Мактау грамоталары белән бүләкләүдән башлады. Эшлекле программаның тагын бер мөһим вакыйгасы - «Су ресурслары белән идарә итү һәм аларны саклау» темасына пленар утырыш булды. Очрашуны ачып, Илдус Насыйров билгеләп үткәнчә, җәмгыятьнең төп кыйммәтләреннән берсе булып кеше сәламәтлеге һәм табигый мохитне саклау тора, алар шактый дәрәҗәдә су ресурсларының булуы һәм сыйфатына, аларны комплекслы рациональ куллануга һәм саклауга бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International