Татарстан Республикасында 18 октябрьгә 1 млн. 836,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 75,7%ы

2019 елның 19 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында 18 октябрьгә 1 млн. 836,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 75,7%ын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта хәбәр итте.   

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле 1 мең 132 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 12 млн. 127 мең сумлык 299 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 20 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган.  

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның гыйнвар-октябрь айларында республикада 16 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 2се – үлем очрагы, 14е – авыр имгәнү (2018 елның шул чорында – 21 бәхетсезлек очрагы, шул исәптән 7се – үлем очрагы, 14е – авыр имгәнү).

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 18 октябрьгә мәйданы 186,3 мең кв. метр булган 3 мең 282 фатирлык 90 йорт буенча статистика органнарына хисап тапшырылган.  

2019 елга инвестицион программаның 75 объектыннан 30 объект әзер диярлек, шулардан 5 объектта төзелеш тәмамланган; 29 объект – уртача әзерлектә; 16 объектта эшләр күп әле.

2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 447 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган (688 млн. сум), шулардан: 309 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала һәм шулар арасыннан булган затлар. Тагын 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаиләне, 54 яшь гаиләне  һәм мәҗбүри күченүчеләрдән, Ерак Төньяктан күченүчеләрдән һәм чернобыльчеләрдән 51 гражданны торак белән тәэмин итү каралган.  

Индивидуаль торак төзелеше буенча республикада пландагы 7 мең 325 йорттан мәйданы 892 мең кв. метр булган 6 мең 862 объект эксплуатациягә тапшырылган.

«Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» өстенлекле федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында республикада барлык объектларда да эшләр алып барыла. Программага 35 муниципаль райондагы 54 объект кертелгән (барлыгы 3 млрд. 273 млн. сум, 2 млрд. сумы – Татарстан Республикасы бюджетыннан, 1,273,2 млн. сумы – Россия Федерациясе бюджетыннан).

«Уңайлы мохит» программасы буенча 12 гомуми белем оешмасын җайлаштыру каралган. 19 октябрьгә эшләр 10 объектта тәмамланган, 2 объектта эшләр алып барыла. 

Республикада сыер фермалары һәм сарык фермалары төзү дәвам итә. 17 октябрьгә 15 объектның 10сында эшләр төгәлләнгән (Актаныш, Кукмара, Тәтеш, Тукай районнары). 5 объектта эшләр бара.

Моннан тыш, 97 силос-сенаж траншеясенән 85ендә эшләр тәмамланган. 18 октябрьгә 128 сыер фермасына, 52 машина-трактор паркына капремонт ясалган.  

Республикада шулай ук 17 октябрьгә 116 иген амбарына капремонт ясалган.   7сендә эшләр дәвам итә.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры 2020 елга торак төзелеш программасы өчен документация әзерлеге турында да кыскача гына сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International